Ничә рәкәгать, онлайн ярыймы һ.б. - Тәравих турында сорауларга Йосыф хәзрәт җавап бирде

Быел Рамазан ае 18 февральдә кояш баткач башлана, һәм уразаның беренче көне 19 февральдә була. Ураза 29 көн дәвам итәчәк, соңгы көне 19 мартта була.

Беренче тәравих намазы 18 февральдә ястү намазыннан соң укыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тәравих намазы турында сорауларыбызга җавап бирде.

«Кем иман һәм өмет белән Рамазанның кыямнарын башкарса, аның элгәре кылган гөнаһлары кичерелә»

Тәравих намазы ни өчен Рамазан аенда гына укыла?

Асылда төнге намазлар тәһәҗҗүт яки кыям дип аталган. Кыям дип намазда басып торуга әйтәләр. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Кем иман һәм өмет белән Рамазанның кыямнарын башкарса, аның элгәре кылган гөнаһлары кичерелә», - дигән. Әүвәлге гасыр мөселманнары Рамазанның кичләрендә намазның кыямнарында Коръән укып бик озак басып торган. Шуңа күрә, дүрт рәкәгать саен ял иткәннәр. Әлеге яллар «тәрвиха» дип аталган. Яллар берничә булгач, гадәткә аның күплек санындагы «тәравих» – яллар дигәне кереп калган.

Тәравих намазы фарызмы, сөннәтме, берәр кеше өчен мәҗбүри буламы?

Тәравих та, биш фарыз намаздан тыш, башка төнге намазлар да нәфел – өстәмә намаз булып тора. Имамнар ул намазларга өнди ала, әмма мәҗбүри кую дөрес түгел.

«Кем аны җәмәгатьтә укый алмаса, ялгызы башкару да дөрес санала»

Бу намаз ничә рәкәгатьтән тора һәм аны ялгыз укырга ярыймы? Телефонга, телевизорга карап, имамга онлайн ияреп укырга ярыймы?

Безнең Әбү Хәнифә мәзһәбендә тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ахырдан 3 рәкәгать витыр намазы белән тәмамлана. Кем аны җәмәгатьтә укый алмаса, ялгызы башкару да дөрес санала. Имам белән аңа оеп укучы арасында артык ерак ара булса, аңа оеп уку дөрес түгел. Шуңа күрә, зур мәчетләрдә имамны микрофон аша ишетеп уку дөрес, әмма башка җирләрдә, башка илләрдә барган намазларга оеп башкару дөрес булмас.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм тәравих намазын ничек башкарган?

Сөекле Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм төнге кыямнары гадәттә 11 рәкәгатьтән артмаган. Монда 3 рәкәгать витыр намазы да кергән. Әмма, аның һәр рәкәгате бик озын булган. Рамазан аендә төнге кыямнарын укый башлагач, аның янына сәхәбәләре кушыла башлаган. Әмма, ничәдер көннән соң, әлеге намазларны кешеләр «фарыз-мәҗбүри» дип уйлауларыннан куркып, ул үзе генә укый башлаган. Без белгән 20 рәкәгатьне Гомәр ибн Хаттаб радыяллаһу ганһе гадәткә керткән. Чөнки, рәкәгать саннары күбрәк булгач, кешеләргә Коръәнне хатем иткәндә җиңелрәк булган.

«Аллаһының мәгъфиратен кулдан ычкындыру хәерле булмас»

Тәравих вакытында Коръәнне тулысынча укуның (хатем) әһәмияте нидә?

Беренчедән, Рамазан Коръән иңгән ай, шуңа күрә ул айда күбрәк Коръәнне укырга кирәк. Икенчедән, төнге намазларның «кыям – басып тору» дип аталуы, баскан хәлдә Коръән укуга кайткан. Ягъни, әлеге намазларның асылы, баскан хәлдә Аллаһының мөбарәк сүзләрен тыңлауга кайткан. Сәхәбә-табигыйннар тәрәвихта Коръәнне укып, Рамазанның 27 нче төнендә хатем догасы кылганнар. Безнең дә күп кенә мәчетләребездә, җәйнең кыска төннәрендә дә Рамазан хатемнәре өзелмәде.

Тәравих намазын калдырган кешегә гөнаһ языламы?

Фарыз булмаган гамәлне эшләмәсәң, гөнаһ була, дип әйтү дөрес булмый. Ләкин, изге айның изге кичләрендә Раббы каршына басып, кыямнар торып, сәҗдәләргә төшеп, күпме әҗер-савапларны, Аллаһының мәгъфиратен кулдан ычкындыру хәерле булмас.

Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә. Республикада Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре була.

Диния нәзәрате хәбәр иткәнчә, гает түбәндәгечә уздырыла.

Татарстан шәһәрләре өчен:

  • 6.30 сәгатьтә – Коръән уку,
  • 7.00 сәгатьтә – вәгазь,
  • 7:30 сәгатьтә – гает намазы.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.

Читайте на сайте