Уфада сәүдә үзәгендә үсмер малай һәм яшь хатын-кыз имгәнгән

Уфада сәүдә үзәгендә «7000 шар» чарасы вакытында ике кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, чарада шарлар ыргыткач, этеш-төртеш башлана.

12 яшьлек малайга хастаханәдә гипс салалар, аннары дәваланырга өенә кайтарып җибәрәрләр.

27 яшьлек кызның сөяге сынган, аны хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте