Чүпрәле районында берничә машина бәрелешкән, ике кеше һәлак булган

Татарстанның Чүпрәле районында юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Прокуратура белешмәсе буенча, бүген көндез Цивильск – Ульяновск юлында «Лада Калина», Haval H5 һәм Volvo йөк машинасы бәрелешә.

«Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була.

Фаҗига урынына районы прокуроры Ришат Купенков барган, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте