Туктап торган фурага бәрелгәч, машина йөртүче кыз һәлак булган

Кичә Яшел Үзән районында авариядә машина йөртүче кыз һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән яза.

Renault белән идарә итүче кыз имин тизлек сайламый һәм юл кырыенда туктап торган йөк машинасына бәрелә.

Ул авария урынында ук һәлак булган.

Читайте на сайте