«Продюсер кулында кол булудан курыктым»: Опера сәхнәсеннән КамАЗга утырган Рәфкать язмышы
«Гаиләдә профессиональ иҗатчылар юк иде»
– Рәфкать, синең кебек баритон тавышы булган җырчы опера театры сәхнәсендә булырга тиеш. Опера театрында эшләп, аннан киткәнеңне дә беләм... Бу урынга килеп җитәрбез әле. Бала чагыңа кайтыйк: сине дә музыка мәктәбенә мәҗбүриләп укырга керттеләрме?
– Дәү әтием гармунда уйный иде. Аңа карап инде мин дә гармунга, аннан баянга тартылдым. Идел буе сәнгать мәктәбенә укырга керттеләр мине. Сигез ел белем алдым. Бер елга калдым да әле. Сольфеджионы яратмый идем. Аннары укытучым Регина Сәйфи икенче елга калдырды…
– Мәктәптә укыганда ук тавыш мөмкинлекләреңне күреп алдылармы?
– Гомумән алганда, вокал белән бик соң кызыксына башладым. Егетләрнең әле үсә төшкәч тавышы ярыла, һәм күбесе төшеп кала, вокал белән шөгыльләнми. Классташларымны да искә алмыйча булдыра алмыйм. Безнең класста музыка белән, вокал, төрле уен коралларында шөгыльләнүчеләр күп булды, чөнки гимназия белән өстәмә белем бирү мәктәбе бер бинада урнашкан иде.
Ике классташым Данил Шаймуллин белән Илнур Гыйматдинов вокалга йөри иде. Мәктәптә дежур булып калгач, кеше алдында бер дә көтмәгәндә җырлый башладык. «Сездән трио ясарга кирәк!» – диделәр. Шуннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнуллина Заһидә Ибраһимовна («Болгар кызлары», «Ялкын» ансамбльләренең ул вакыттагы җитәкчесе) күреп алды да, трио оештырды! Тугызынчы сыйныфтан соң булды бу хәл. Аннары 10-11 сыйныфларда төрле конкурсларда катнаша башладык. Без хәтта Болгариянең Мәскәүдәге вәкиллегенә кадәр бардык.
Сәнгать мәктәбе чорлары,остазым Татьяна Николаевна, Марат Рафаэльевич.
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Димәк, Заһидә апа сиңа төп юнәлеш биргән.
– Әйе. Мин алай үзем тәвәккәлләп бармас идем дип уйлыйм.
– Ә синең уйланганың булдымы соң? Тормышта нинди юнәлешне сайлыйм икән, кем булырмын, нинди һөнәрне сайларга икән дип...
– Әти-әниләрем гади эшчеләр булгач инде... Әти гомер буе электромонтер булып эшләде, әни инженер-конструктор булып эшләде. Гаиләдә профессиональ дәрәҗәдә иҗат белән шөгыльләнүче кешеләр юк. Җил кайсы якка иссә, шул якка барам, дип, язмышка ышандым.
«Бәйрәм» триосы, җитәкчесе – Зәйнуллина Заһида Ибраһимовна
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
«Вокал юнәлешендә үсәсем килде»
– Карале, гадәттә иҗат кешесенең биографиясендә «мине кабул итмәделәр, мине имтиханда төшереп калдырдылар, өченче тапкырдан гына укырга кердем» дигән юллар була... Ә син шулай җиңел аяктан гына укырга кереп киттеңме?
– Ул вакытта кабул итү комиссиясендә Мәсгут абый Имашев иде. Барлык сынауларны уздык, тик өстәмә тагын бер имтихан - рус әдәбиятыннан БДИ бирергә куштылар. Анысын да тапшырдык. Укырга кердек, бар да яхшы булды. Ания Туишева классына эләктек. Дүрт ел укып чыктым. Музыка училищесы – фундамент инде ул. Ныклы терәк. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, аннан соң Казан дәүләт музыка училищесына укырга керүчеләрне беләм.
Көллият чорлары.
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Мәдәният институтында Винера Әхәтовнада укыгансың.
– Казан дәүләт консерваториясенә укырга керәм дип, 100 процент үземә ышанып йөрдем. Үз-үземне әзерләдем шулай. Курсташым Рөстәм Насыйбуллин белән тыңлауларга бардык, гаризалар бирдек. Укырга керү сынауларында иҗади этап бар. Анда җырлап күрсәтергә кирәк. Минем җырлавымны ишетеп: «Артур Исламов җырлыймы әллә анда?» - диештеләр. Кеше аз булганда егетләргә керергә җайлырак була, ә монда конкурс зур булып чыкты. Кемнедер төшереп калдырырга кирәк бит. Тыңлауларда Айрат Ганиев, Руслан Закировлар һ.б. бар иде…
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
Шулай итеп, консерваториягә керә алмадым. Түләүле бүлеккә дә керергә уйлаган идем дә, анда бәяләр зур иде. Вакыт бара... Июль айлары булгандыр, Казан дәүләт мәдәният институтына барып карарга булдым. Вокал юнәлешендә үсәсем килде. Бюджет урыннар тулган иде инде, шуңа түләүле урынга эләктем.
Мәдәният институтына музыка училищесыннан соң килүчеләр аз иде. Күбесе – авылдан килгән яшьләр. Аптырап: «Син Казанныкымы?» – дип сорый иделәр. Хәзер дә очратсалар: «Син каян татарча беләсең, ничек өйрәндең?» - диләр. Винера Әхәтовнаның үзендә укымадым, Рөстәм Маликовта укыдым (хәзер ул укытмый инде). Институтта бездә фәннәр күбрәк иде, училищеда төп белгечлегең белән күбрәк шөгыльләнәсең. Ә институтта психология, фәлсәфә, педагогика кебек фәннәргә күбрәк вакыт бүленде.
Институт тормышы
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
Училищедан соң ниндидер тәҗрибә туплап киләсең, әмма институтта барысы да яңадан башлана. Училищеда без әле балалар кебек идек: күбебез авылдан килгән, 9нчы сыйныфны гына тәмамлаган. Анда укытучылар безне күзәтеп, дисциплинаны катгый тота иде. Ә институтта – чын өлкәннәр тормышы. Беркем дә артыңнан йөрми, контрольдә тотмый. Үзең чабарга, үзең сөйләшергә һәм барысына да үзең ирешергә тиешсең.
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
«Үземне сыныйсым килде»
– Мәдәният институтында укыган вакытта ук күпләр гастрольләргә чыгып китә, акча эшләү максатыннан эшли башлыйлар. Кемдер җырлый башлый...
– Мин күбрәк конкурсларда катнаша башладым. «Татар моңы»нда стипендиат булдым, Ваһапов фестивалендә 3нче урын алдым, «Сандугач - Соловей» конкурсында икенче урынга лаек булдым, «Ягымлы яз» бәйгесендә «вокаль ансамбльләр» номинациясендә 1нче урын алдым. Үземне сыныйсым килде.
«Татар моңы» бәйгесе
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
Гастрольләргә килгәндә, минем ике еллык «Матиз» машинам бар иде, аны сатып, 7 урынлык Баргузин (Соболь) алдым. Шуның белән гастрольләргә йөри башладым, танылган артистлар белән, исемнәрен әйтмим инде (көлә). Аппаратуралар ташып, банкетларда, туйларда ди-джей булып та эшләп карадым. Нигәдер мине ул тартмады.
Гастроль вакытында
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Ә җырлау ягыннан? Җыр яздырырга да акча кирәк бит. Продюсер кирәк. Булдымы андый хыяллар?
– Минем ике җырым бар. Көен үзем яздым, шигыре Гөлзилә Фәхретдинованыкы (Гафурова). Укыган вакытта язылган җырлар иде ул. Беренчесе «Татар моңы»ннан алган стипендия акчасына яздырылды, икенчесе Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән гастрольдә эшләп алган акчага. Ул вакытта аранжировка ясату, тавышны яздыру 10-15 мең тора иде. Хәзер бәяләр артты инде.
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Ул җырларны кайларда башкардың?
– Бер җырым Арча радиосында яңгырады. Зур мәйданчыкларга чыкмаган иде. Хәзерге вакытта дистрибьюторлар аша «Яндекс Музыка»га һәм бөтен мәйданчыкларга куйдым.
«Театрда ике ай да ике атна эшләдем»
– Җырлап та, гастрольләрдә дә йөреп карагансың. Аннары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә кердеңме?
– Әйе, Опера һәм балет театрының хор коллективында эшли башладым. Анда вакансия гел булып тора, күп кеше чыдый алмый, китә. Ирләр тавышына кытлык бит.
«Сөембикә» операсын куя торган вакыт иде. Репетицияләр көн саен төнгә кадәр барды, бер ай ялсыз, йокысыз эшләдек. Шулчак: «Гомер буе шулай булыр микән инде?» – дидем. Сәхнәдә – үлем, кан агу күренешләре, кемнедер асалар... Анда бөтен спектакль үлем белән бетә дип аңладым мин (көлә). Театрда ике ай да ике атна эшләдем.
«Сөембикә» операсы премьерасы
Фото: © «Татар-информ»
– Шулай гына эшләп калдыңмыни? Акча җитмәдеме, яки театрда эшләү тискәре тәэсир калдырдымы?
– Түзә алмый башладым, эшкә тынычландыра торган витаминнар эчеп бара идем инде. Җаным тартмады. Эшләргә буладыр инде, бәлки. Ләкин миңа ошамады. Бу минеке түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Акчасы да юк. Аннары мин бит солист түгел. Музыка училищесы дипломында белгечлегем «халык ансамбле артисты һәм хор артисты» дип язылган.
– Ә коллектив ничек кабул иткән иде соң? Хорда анда шактый кеше дип беләм.
– Кеше күп анда. Йөздән артык түгелдер инде... Бик зур репетиция залын күреп аптыраган идем. Сопранолар, альтлар, тенорлар, баслар – барысының үз ишекләре, үз гримеркалары. Без ир-атлар гримеркасында Иркен Мостафин белән идек, мин аны остазым дип әйтә алам. «Сөембикә» операсын куйдык та, киттем инде мин...
– Бер генә операда катнаштыңмыни? Ә калган операларны болай карадыңмы?
– Муса Җәлил операсын карадым. Кызык постановка. Опера театры ул, гомумән, бер фабрика дип әйтим: бер катта костюмнар, икенче катта аяк киеме тегәләр, анда эш гөрләп тора. Яңа опера булганда, репетицияләр көн саен бара.
Филүс Каһиров, Илһам Вәлиев һәм башка опера артистлары, йолдызлары белән хезмәт хакы алырга дип, бухгалтериядә чиратта басып торганыбыз әле дә исемдә. Хор артистлары белән солистлар кисешми...
– Эшкә ябышып ятмадың, димәк, йөрәгеңне тыңлагансың. Опера театрыннан чыгып киткәч, кая бардың?
– Мин Казан егете булгач, әти-әни белән торгач, ашаталар, эчертәләр дигәндәй... Гаилә дә кормаган идем ул вакытта. Авылдан килгән кеше булса - фатирны арендалап торырга кирәк... Сигез ай эшсез утырдым. Дөресен әйткәндә, мине беркая да эшкә алмадылар. Эш табылыр әле дип, эш эзләдем. Театрдан ноябрьдә киттем, кыш җитте, ул вакытта эш бик булмады.
– Туктале, ә нигә Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә барып карамадың?
– Консерваториягә кергәндә дә, дәүләт ансамбленә эшкә кергәндә дә буйга карыйлар. Анда бер дә кечкенә кешеләр юк. Ә минем буем кечкенә (елмая). Музыка училищесында укыганда дәүләт ансамбленә эшкә керергә дип әзерләделәр инде... Чөнки Венера Хәсән кызы Гәрәева дәүләт ансамблендә эшли иде, безне дә укыта иде. Без барлык программаны өйрәнеп беткән идек. Әзер кадрлар! Күбесе укыган вакытта ансамбльдә дә эшләде.
Венера Хәсән кызы Гәрәева, Энҗе Шәймурзина белән
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә биергә дә, уен коралларында уйнарга да, җырларга да кирәк. Бию ягыннан мин, гомумән, аю. Таләпләр бик зур. Опера театрыннан соң тормышымны сәнгать белән бәйләрмен дип уйламадым. Болай да сигез ел шушы юнәлештә укыгач, ял итеп торырга булдым. Чөнки концертларның ничек оештырылганын, гомумән, сәхнә артын белдем.
– Күңелеңә кайсы юнәлеш якын икәнен аңладың?
– Тегендә, монда барып карадым. Алмадылар. Эш кенәгәсендә «опера һәм балет театры» дип язылгач, кеше аптырап, шикләнеп куя иде.
Аннары водитель-экспедитор булып эшкә кердем. Бер кибет хуҗасы минем өчен машина алды, мин шунда шофер булдым. Анда 1,5 ел эшләдем. Аннан соң гаилә кордым, ике балабыз туды. Гаилә булгач, күбрәк хезмәт хакы түләнә торган урынга күчтем. Бүгенге көндә кран-манипуляторда эшлим.
«Күбесе: «Кайчан концерт куясың?» – дип яза»
– Сине социаль челтәрләрдәге видеолардан танып белә башладылар. Машинада барган вакытта җырлар яздырасың. Иҗат кешесе җыр-моңсыз яши алмыйдыр инде ул, җырлауны кырт кисеп ташлап булмый бит. Хәзер инде җырлап, үзеңә юаныч табасыңмы?
– Берзаман җырлау гел арткы планда калган иде. Эштә флешмоб оештырдылар. Үземне сынап, күңел таләбе белән видеолар куя башладым. Яңа ел алдыннан флешмобында катнашып карадым. Күпмедер вакыттан соң: «Ә безнең арада җырчы бар икән бит!» - дигән сүзләр ишетелә башлады. Шулай итеп, минем җырчы икәнемне белделәр. Янәдән иҗат тормышы башланды. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган сәхнәләрдә чыгыш ясарга чакыра башладылар. Ә минем сәхнә чыкмаганыма да ярыйсы гына вакыт үткән иде инде...
– Дулкынландыргыч булгандыр?
– Хәзер дә дулкынландыра. Тора-бара чыгышларымны социаль челтәрләргә куя башладым, руль артында барганда да видеолар яздырып элә башладым. Гадәттә, күңел кушкан вакытта төшке аш вакытында җырлыйм. Күңел таләбе барлыкка килде. Моң агыла башлады. Дөресен әйткәндә, классик җырларны яздырып куйсам - караулар аз була. Эстрададагы җиңел җырларны яздырып, «маймыллансаң», менә анысын күп карыйлар...
– Җырларны сайлап-сайлап кына башкарасыңмы?
– Күбесенчә үземә ошаган, күңелемә якын җырларны сайлыйм. Үзгәртеп тә, үземчә ретро җырларны да башкарам. Бу бит күңел таләбе инде, үзең өчен генә җырлап торып булмый, халыкка да чыгарасы килә. Гомумән, мин көйләрне тиз отып алам. Олы кызым «Мәйдан» телеканалында булган бөтен җырларны белә, ничек беләдер? Сөйләшә белмәсә дә, барлык җырларны җырлап күрсәтә ала.
Оркестр белән чыгыш ясаган мизгел
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Инде оркестр белән дә чыгыш ясагансың - видеоязмаңны күрдем.
– Анысы мин эшләгән оешма оештырган чара иде. Камал театрының яңа бинасында концерт булды, бу юлы Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге оркестрны чакырырга булганнар. Мин дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым, тәкъдим итүгә шундук ризалаштым. Оркестрга кушылып, ике җыр башкардым. Оркестр белән беренче тапкыр солист буларак чыгыш ясадым һәм беренче тапкыр өчен чыгышымны уңай бәялим. Бу минем өчен зур тәҗрибә. Хәзер инде нинди генә чара булса да, мине чакырмыйча калмыйлар. «Татэнергоның алтын тавышы», - дип әйтәләр.
– Популярлаша башлагансың, әйбәт бит бу.
– Җырчы булу җиңел түгел... (көлә). Кешеләргә ошый, комментарийлар язалар, лайклар куялар. Күңел канатлары үсеп китә. Ә болай теге яки бу чараларда чыгыш ясарга тәкъдим итеп язучылар булмады. Интервьюга да иң беренче син чакырдың. Күбесе: «Кайчан концерт куясың?» - дип яза. Әлегә шул кысаларда гына, дим.
Ваһапов фестиваленнән соң
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
«Тормышны алдан белеп булмый, гомер буе КамАЗда да йөреп булмас»
– Тормышта бит кайчак кискен үзгәрешләр була. Ничек уйлыйсың, бәлки син киләчәктә җырчы гына булып эшләрсең? Ул хакта уйланганың булмадымы?
– Булырга мөмкин. Тормышны алдан белеп булмый. Кайвакыт әллә нинди юллар ачыла! Ике ел элек мин Татмедиа бинасы янына КамАз белән килгән идем... Ике елдан соң хыял тормышка ашты - Татмедианың эченә кереп, интервью бирдем! Тормышның көтелмәгән борылышлары булырга мөмкин. Гомер буе КамАЗда да йөреп булмас. Гомумән, әгәр миңа тагын да күбрәк хезмәт хакы булган эш тәкъдим итсәләр, ул тәкъдимне кире какмас идем.
– Сәнгать, сәхнә ягына тарту көче бармы?
– Бар. Җырчы булмасам, административ эшләр белән дә рәхәтләнеп шөгыльләнер идем. Чөнки иҗат кешеләре белән аралашырга яратам.
– Ә менә күңел төшкән чаклар булмыймы? Мәсәлән, синең белән бергә укыган кешеләр радиода яки телевидениедә җырлый...
– Юк, алай димәс идем. Кеше өчен шатланам гына. Чөнки мин беләм бит, ул юлны ничек үткәнен, нәрсә аша үткәнен, хәбәрдар булып торасың инде... Кара көнчелек юк.
– Мин дә шулай җырлый алыр идем, мин дә аның кебек юлдан үтә алыр идем, дигән үкенечле уйлар булмыймы?
– Андый уй-теләкләр бар. Яңа җырлар яздырырга, ротациягә бирергә, клип төшерергә – бу зур хыял. Әмма гаилә бар, ипотека, кредит, машинага түлисе... Бөтен нәрсәне уйлыйсың бит. Җиргә якынрак әйберне сайлыйсың инде барыбер. Берәр нәрсә белән шөгыльләнергәме икән дип, уйлап куясың. Бизнес... Чөнки күпләр хәзер шулай: башта бизнес белән шөгыльләнә, аннары кинәт кенә җырлап китәләр. Җырлап китәр өчен яхшы капитал кирәк. Хәзер эстрада да шул ук бизнес бит.
«Продюсер белән эшләү – кемнеңдер коллыгында булу кебек»
– Акча кертергә кирәк дип әйттең. Акчага гына корылган эстрада ул дөресме соң?
– Элек бит артистлар күп булмаган, барысы да дәүләт дәрәҗәсендә булган. Худсовет заманы... Хәзерге вакытта, чынлап та, акчаң булса, җыр яздырасың, тавышыңны күтәрәләр, төшерәләр, компьютер аша тигезлиләр, ул проблема түгел. Андый кешеләрнең теләге бар, аларны мәҗбүр итеп җырлаттырмыйлар бит, үзләре тели. Аларның җырлыйсы килә. Телеканаллардагы җырчыларны күрәбез – күбесе тормышын җыр белән бәйләми, бу алар өчен хобби кебек. Үзләренең тормышта ашмаган хыялын тормышка ашыру бу. Ә акча булса – телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да яңгыраталар.
– Синең моңа карашың ничек? Хәзер акча түләп шигырь яздыралар, композиторга көй яздыралар, ә аннары карыйсың – бу җыр бу җырчының тавышына туры килми, дип... Мәгънәсен карыйсыңмы, тавыш мөмкинлекләренә туры киләме-юкмы...
– Һәркемнең үз тамашачысы бар дип уйлыйм. Эстрадада андый кешеләр дә булырга тиештер, әмма тора-бара алар төшеп кала. Кеше тыңласа, артист күтәрелә, тыңламаса – юк. Хәзер капиталистик дөнья бит. Бөтен нәрсә акчага корылган.
Акча булмаса нишләр идең? Акча барыбер кирәк, бөтен җирдә акча сорыйлар. Без укыган вакытта безнең укытучылар хезмәт хаклары аз булса да, идея өчен эшләделәр. Музыка училищесында, музыка мәктәпләрендә татар телен, татар музыкасын күтәрик дип тырыштылар. Аларда идея күбрәк иде. Ә хәзер барыбер тормыш шундыйрак…
– Консерваториядә дә кытай студентлары тулган. Бу күренеш уйланырга мәҗбүр итә. Безнең үзебезнең егет-кызларга бюджет урыннары кими дигән сүз?..
– Әйе, алар өчен үз дәүләтләре түли бит. Чынлап торып уйласаң, белмим инде монда ничек икәнен. Кытайлар бик күп инде хәзер, консерваторияне тәмамлап, опера театрына да эшкә урнашалар. Күпләр китә инде, безнең белән бер агымда укыган кешеләр... Кемдер Марий Элда эшли, кемдер Мәскәүгә китте. Кемдер, гомумән, тормыш юлын сәнгать юлыннан дәвам итми. Андыйлар күп.
– Продюсерың булуын теләр идеңме?
– Бу бик катлаулы сорау. Продюсер белән эшләү бик авыр дип уйлыйм, чөнки син кемнеңдер коллыгында булган кебек. Нәрсә кушса – шуны эшләргә, кая кушса – шунда барырга, нәрсә кушса – шуны сөйләргә мәҗбүрсең. Продюсер куйган таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Мәсәлән, берәр мәҗлес булса, шунда барып җырларга, алар теләгәнчә сөйләшергә туры киләчәк. Шуңа күрә мин продюсер белән эшләргә ашкынып тормадым, андый хыялым да булмады.
Минем «тормозларым» яхшы эшли, дип әйтимме соң... Мин тормыш юлында сак барырга тырышам, хәтта ниндидер дәрәҗәдә куркып та калам. Тәвәккәл кешеләргә сокланам. Аларга кызыгып та, сокланып та карыйм, әмма үзем авызымны ачып калам...
– Ярар, бөтен кеше бертөрле булмый ул.
– Укуны тәмамлап диплом алгач, Фирдүс Тямаев командасы белән гастрольләргә чыгу мөмкинлеге бар иде. Әмма язмыш мине башка юлдан алып китте, аның командасында эшләргә туры килмәде. Соңрак күрешкәнебез булды. Аннан соң кызыксынмадым инде.
Эстрада турында: «Сан арту сыйфатка зыян китерә»
– Инде ничә еллык тәнәфестән соң, Опера театры ишекләрен ачып кергәнең булдымы? Сәнгать дөньясын күзәтәсеңме?
– Күптән түгел тормыш иптәшем белән «Борис Годунов», «Сөембикә» операларын карарга бардык. Ностальгия, әлбәттә, бар. Мәдәни чараларда булып кайту күңелле булса да, театрга эшкә урнашу турында уйланганым юк. Опера театрында эшләгән танышлардан Иркен Мостафин белән язышып торабыз, әмма күрешкәнебез булмады.
– Остазларың турында да искә алып үтик. Укытучыларың арасында кемнәрне аеруча хөрмәт итәсең?
– Венера апа Гәрәева, Ания Хәлиулловна... Ания апа гаилә сәбәпләре белән Саратовка күчеп киткәч, без укытучысыз, ятим булып калдык. Соңрак безне башка педагогларга бүлеп бирделәр. Мин академия бүлегендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Грунина Эста Зиновьевнада укыдым. Миңа тавыш куйган, минем потенциалымны ачкан төп укытучым дип саныйм.
Институт тормышы
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
– Кемнеңдер вокал мәктәбе бик көчле була. Мәсәлән, Мөслим Магомаев. Ул – идеал. Башкару осталыгына тәэсир ясаган шәхесләрне аерып күрсәтә аласыңмы?
– Күпләр үрнәк итеп Мөслим Магомаевны атый. Чынлап та, Мөслим Магомаев кебек башка баритон тавыш юктыр дип уйлыйм. Мин күбрәк элекке җырчыларны үз итәм. Хәзерге эстрада вәкилләрен түгел, ә Хәйдәр Бигичев, Мөслим Магомаев, Илһам Шакиров кебек җырчыларны тыңлыйм. Бу — мәңгелек классика, аларның җырлары тирән мәгънәле. Илһам Шакиров иҗатын алсак, ул татар эстрадасы алга барсын дип, яңа аранжировкалар, эстрада-симфоник оркестрлары белән экспериментлар ясап, зур яңалыклар керткән, тырышкан.
Мин бөтен жанрдагы җырларны тыңлыйм. Кәефкә карап.
– Ни өчен хәзерге заманда мәңгелек җырлар, тарихка кереп калырлык аз дип уйлыйсың? Бу аларның заказга язылуы яки коммерция максатыннан чыгып эшләнелүе белән бәйлеме? Хәзер җырлар ел саен бик күп чыга, алар тиз арада әзерләнә. Элек җыр иҗат итү темплары мондый түгел иде.
– Бу сыйфат һәм сан дигән төшенчәләр инде. Сан арту сыйфатка зыян китерәдер, күрәсең.
Мин үземне академик вокалист дип санасам да, җаным кушканча кайвакыт импровизацияләргә дә урын калдырам. Статик рәвештә генә җырлап торасы килми, вокаль экспериментлар ясарга омтылам. Сөйләшү тавышым бер тембрда булса, җырлаганда ул үзгәрә.
Хәзерге вакытта казах яки үзбәк җырларын тәрҗемә итеп башкаручылар күп. Күп очракта үзгәртмиләр дә. Хокук ияләреннән рөхсәт алыпмы, әллә түләпме – билгесез, әмма мондый җырлар татар моңына туры килеп бетми. Башка милләтнеке икәне сизелеп тора. Кайберәүләр, үзләре уйлап чыгарган кебек, җырны үз исемнәренә язып куялар. Хәзер исә ясалма фәһем ярдәмендә иҗат итүчеләр дә артты.
– Музыкаль ишетү сәләтең яхшы булгач, моны сизеп аласыңдыр.
– Әлбәттә, вокаль үзенчәлекләреннән үк аерып була. Алар барыбер бертөрле яңгырый. Ясалма фәһем ярдәмендә татар җырын яздырып карау кызык булыр иде, нәтиҗәсе ничек булыр икән.
Институт тормышы
Фото: Рәфкать Җәләлетдиновның шәхси архивыннан
«Нәрсә генә эшли башласаң да, акча һәм талантлы кешеләр кирәк»
– Ничек уйлыйсың, татар кешесен, бу очракта татар аудиториясен классик жанрдагырак җырлар белән, оркестр белән тәрбияләп булыр идеме икән? «Калеб» яшь буын иҗат коллективы Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештырды, күптән түгел Илһам Шакировка трибьют та булды. 1990 елларда халык татар операларына шул исәптән бик күпләп йөргән. Ул моданы кире кайтарып реаль хәлме?
– Татар операсы бит ул гомумән теге киңкүләм сәнгать түгел.
– Шулай булуын аңлыйм.
– Бәлки, яңарышлар кертеп, кызыклы юнәлешләр табып ирешеп буладыр. Тамашачыны җәлеп итәрлек яңа ысуллар кирәк. Аның серләрен, «изюминкаларын» белсәм, үзем үк шулай эшләр идем. «Калеб» проектлары Гүзәл Сәгыйтова, Казан мэриясе ярдәме белән әзерләнә. Бу очракта – инициативадан тора. Андый концертларны дәүләт акчасына гына куеп булмыйдыр дип беләм. Проектның табышлы булуы да зур роль уйный. Нәрсә генә эшли башласаң да акча кирәк. Асылда, талантлы кешеләр дә кирәк.
– Сине киләчәктә дә шундый проектларга җәлеп итәрләр, күреп алырлар дип өметләнеп калам. Социаль челтәрләргә видео яздыру белән генә чикләнмәсен иде.
– Рәхмәт! Булганына шөкер итеп яшим. Тамак тук, өс – бөтен, хатыным, балаларым бар, соципотекага фатир алдык, җиңел машинабыз бар. Тормышымнан канәгатьмен.