«Без хәзер өчәү» - Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә сөенеч

Җырчы Гөлзада Шакирҗанова һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга. Иҗади гаилә беренче тапкыр әти-әни булды, аларның уллары бар. «Без хәзер өчәү! Аллаһка мең шөкер», – дип хәбәр итте Илгиз белән Гөлзада бу хакта социаль челтәрләрдә.

Яшь әни белән бәбинең барысы да яхшы. Аларны инде өйгә дә чыгарганнар. Бәләкәй Хәсәншинны Илгиз белән Гөлзаданың барлык якыннары җыелып, зур состав белән каршылаган.

Гөлзада Шакирҗанованы тамашачы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәндә белә башлады. Фирдүс белән 5 ел эшләгәннән соң, ул Салават Фәтхетдинов төркеменә күчте. Илгиз Хәсәншин исә Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. Үзен алып баручы буларак та сыный.

Яшьләр 2023 елда кавышты. Гөлзада «Интертат» ка үзләренең танышып, аралашып китүләренә Салават Фәтхетдинов сәбәпче булуы турында да сөйләгән иде.

Гөлзада белән Илгизне чын күңелдән котлыйбыз! Улыгыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы булып үссен!

Читайте на сайте