Югары Осланда яшәүче хатын ирен үтергән
Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче 35 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгардылар. Ул ирен үтерүдә гаепле дип табылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Суд ачыклаганча, 2025 елның 3 июнендә бу хатын 48 яшьлек ире белән спиртлы эчемлекләр эчә. Шул вакытта хатын иренең күкрәгенә пычак кадый. Берничә сәгатьтән соң ир-ат хастаханәдә вафат була.
Суд карары нигезендә, хатын-кызга гомуми режимдагы колониядә 6 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде, диелә бу хәбәрдә.