«Тыныч инфаркт»: югары кан басымының нинди куркынычы бар?

Күпләр хәтта сизмичә дә «тыныч» инфаркт кичерергә мөмкин һәм бу җитди нәтиҗәләр китереп чыгарырга сәләтле. Бу хакта терапевт Нина Данилкина сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Күпчелек очракта билгеләрсез генә уза торган гипертония йөрәк өянәгенең төп сәбәпләренең берсе. Югары артериаль басым йөрәкне көчлерәк эшләргә мәҗбүр итә, бу аңа йөкләнешне арттыра һәм тамырларын зарарлый, дигән терапевт.

Аның сүзләренчә, инфракт кичергәндә кеше һәрвакытта да күкрәктә авырту тоймый, әмма яра калырга һәм ул киләчәктә кабат инфаркт китереп чыгарырга мөмкин. Күкрәктә авырту тойганда тикшерү узарга киңәш итә, Данилкина.

Профилактика өчен артериаль басымны даими үлчәп тору мөһим. Әгәр күрсәткечләр 140/90нан югары икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Читайте на сайте