«Крокус»тагы терактны башкаручыларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр
Хәрби суд «Крокус Сити Холл»да терактны башкаруда гаепләнүче дүрт кешене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә ТАСС.
«Шамсидин Фаридуни, Далерджон Мирзоев, Мухаммадсобир Файзов, Саидакрам Рачабализоданы гаепле дип танырга һәм аларга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләргә», – дип судья карарны игълан иткән. Корал ташуда ярдәм итүчеләр дә гомерлек срокка хөкем ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Крокус»тагы теракт эше буенча 19 кеше гаепләнә.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, «Крокус»тагы терактка әзерлек берничә ай дәвам иткән. Кайбер террорчылар Россиягә чит илләрдән килгән, анда алар башлангыч әзерлек узган. Калганнары Россиядә булган, алар теракт өчен акча һәм корал эзләгән.
«Крокус»та терактта 149 кеше һәлак булган, 1 кеше хәбәрсез югалган, 609 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Һөҗүм нәтиҗәсендәге гомуми зыян якынча 6 млрд сум тәшкил иткән, диелә бу хәбәрдә.