Февраль
2025
16
17
26
27
28

Новости за 07.02.2025

Tatar-inform.tatar 

Татарстан вәкиллеге һәм Казан мәдәният институты уртак проектлар планлаштырды

ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева белән башкалада уртак мәдәни проектлар гамәлгә ашыру хакында фикер алышты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

Ел саен үткәрелә торган «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе старт алды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгене оештыручыларның берсе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алексей Песошин Бөгелмәдә ветераннарга юбилей медальләре тапшырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөгелмәгә эш сәфәре кысаларында тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Герб республика гәүдәләнешенә әверелсен өчен зур тырышлык куярга туры килде

Татарстанның Дәүләт гербы (бүген аңа 33 ел тула), флаг һәм гимн белән бергә, республиканың күпмилләтле халкы өчен берләшү символына әверелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналында шулай дип язган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстанның Дәүләт гербы көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналда республика халкын Татарстанның Дәүләт гербы көне белән тәбрик итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәрендә 44 китап авторы Галия Абайдуллинаның әдәби кичәсе узган

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең әдәби кунак бүлмәсендә Галия Абайдуллинаның «Шигърияткә сыя барысы...» дип аталган әдәби кичәсе узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсендә татар азаны дәресләренә нәтиҗәләр ясалды

Ике ай дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә «Татар азаны мәктәбе» проекты узды. Әлеге курс кысаларында татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия төбәгендә татар кабартмасына һәйкәл барлыкка киләчәк

Бурятия Республикасы Заиграевск районында татар кабартмасына һәйкәл куярга ниятлиләр. «Сангудач» татар мәдәнияте үзәге башлыгы Рәшидә Зәйнетдинова мондый карарның Бөек Ватан сугышы елларында балаларны милли кабартма белән тукландырган Бурятиядә яшәүче татар хатын-кызларының батырлыгы истәлегенә кабул ителүен аңлатты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операциядәгеләргә автомунча һәм гуманитар ярдәм илтте

Шушы көннәрдә Кукмара районыннан махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы 46нчы партиясен илттеләр. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата барды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә «лазерлы» җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк

Әлмәт түрәләре шәһәр халкы инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган беренче сынау проектын тәкъдим итте. «Хакатон» халыкара нефть-газ яшьләр форумында әлмәтлеләр шәһәр мохитен яхшырту өчен идеяләр тәкъдим итте. Алар арасында җәяүлеләр кичүләрендә лазер проекциясен куллану да бар иде. Бу инициативаны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да хуплады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операция геройларын бүләкләделәр

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм махсус хәрби операция геройларын бүләкләделәр. Ватанны саклаучылар елын ачу уңаеннан чараны Яшьләр сараенда уздырдылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...