Дөньяның иң көчле көрәшчеләре Мәскәү Сабан туенда очраша

Дөньяның иң көчле көрәшчеләре Мәскәү Сабан туенда очраша

6 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда көрәш буенча дөнья Кубогының финал ярышлары була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 илдән килгән вәкилләр арасында иң көчле көрәшчеләр ачыкланачак. Киеренке бил алышулардан тыш, тамашачыларны көрәшчеләрнең «стенага стена» форматындагы очрашуы да көтә. Анда ике команда – символик Дөнья җыелмасы һәм Россия җыелмасы – үзара көч сынаша. Ярышларда 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгыннан абсолют категориягә кадәр барлыгы 11 комплект бүләк уйнатылачак, диелә хәбәрдә.

Көрәш буенча дөнья Кубогында катнашучылар арасында көрәш буенча дөнья чемпионатлары призерлары, шулай ук спортның башка төрләрендә чыгыш ясаучы танылган атлетлар бар. Моннан тыш, иң титуллы көрәшчеләрнең берсе, күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы, Мәскәү шәһәре вәкиле Сергей Павликның (авырлыгы – 200 килограммнан артык) да катнашуы көтелә.

Читайте на 123ru.net