Рөстәм Миңнеханов Казан аэропорты ачылуга 100 ел тулу уңаеннан архив видеосы күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан аэропорты ачылуга 100 ел тулу уңаеннан архив видеосы күрсәтте. 1924 елның 26 июнендә республикада аэростанция – беренче аэропорт ачыла.

«Ул чор өчен оешмаларның инфраструктурасы яхшы үскән: 6 пассажир самолетына ангар, ике катлы аэровокзал бинасы, телефон элемтәсе була. Казанга беренче даими пассажир рейсы 30 июньдә 15:00 сәгатьтә килә. Бортта 6 пассажир һәм «һава» почтасы була. Ә Мәскәү – Казан маршруты (Түбән Новгородта тукталыш ясап) илдәге иң беренче даими гражданлык авиарейсларының берсе була», – дип язган республика җитәкчесе.

Миңнеханов әйткәнчә, бүген республикада ике һава аланы – «Бигеш» һәм «Казан» аэропортлары эшли. Ә Казан аэропорты Россиядәге иң зурларының берсе булып санала һәм елына якынча 5 млн пассажир кабул итә.

Читайте на 123ru.net