Грозныйда беренче тапкыр узган Сабантуйда 10 меңгә якын кеше катнашкан

30 июньдә Чечня башкаласында узган Сабантуй шәһәрнең үзәк мәйданында 10 меңгә якын кешене җыйган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең телеграм-каналында сөйли.

«Грозныйда Сабантуй беренче тапкыр үткәрелә. Грозный үзәгендә бәйрәмгә 10 меңгә якын кеше җыелды. Алар арасында Татарстаннан кунаклар, республика халкы, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы туристлар бар», – диелә хәбәрдә.

Кадыров республикада электән татар халкының 1,2 меңнән артык вәкиле яши, алар барысы да Чечняның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнаша, дип билгеләп үткән. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән аны туганлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре бәйли, һәм бүген Грозныйда узган Сабантуй кебек чаралар Россия Президенты Владимир Путинның традицион кыйммәтләрне саклау буенча дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора.

Бәйрәм программасын Әлмәт районы оештырган. Кунаклар татар ишегалларын күрә, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша алган. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Татарстан Республикасы Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов булган.

Читайте на 123ru.net