Парламент сайлавының беренче нәтиҗәләрен игълан иткәч, Парижда тәртипсезлекләр башланган

Франциядә парламент сайлауларының беренче нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, Парижда башланган митинг вакытында black bloc хәрәкәте активистлары кафе витриналарын җимерергә һәм чүп контейнерларына ут төртергә керешкән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Вакыйга парламент сайлауларының беренче туры нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң Парижның Республика мәйданында була. Урынга шунда ук полиция хезмәткәрләрен җибәрәләр.

Башта митинг тыныч бара: катнашучылар, тавыш бирү нәтиҗәләреннән канәгать булмавын белдереп, фашистлыкка каршы лозунглар кычкыра. Соңрак аларга black bloc хәрәкәтеннән радикаль карашлы яшьләр кушыла. Алар фейерверклар аттыра, файерлар яндыра, ә аннары кафе витриналарын җимерә һәм чүп контейнерларына ут төртә башлый. Полиция хезмәткәрләре, моңа җавап итеп, күз яше чыгара торган газ куллана.

Франция илкүләм җыенына сайлауларның икенче туры 7 июльдә узачак. Анда французлар ил парламентында үзләренең мәнфәгатьләрен яклаячак 577 депутатны сайларга тиеш була.

Читайте на 123ru.net