«Башкорт кымызы» җитәкчесе Ютазыдагы фестиваль турында: Бу - халыклар дуслыгы бәйрәме

«Башкорт кымызы» җитәкчесе Ютазыдагы фестиваль турында: Бу - халыклар дуслыгы бәйрәме

Ютазы районының Әбсәләм авылында үткән 2нче төбәкара «Кымыз бәйрәме» фестивалендә Башкортстаннан да катнашучылар бар иде. «Башкорт кымызы» җәмгыяте җитәкчесе Рушан Нәбиуллин бәйрәмнең халыклар дуслыгын, милләтләр бердәмлеген исбат итүен әйтте.

«Бу - халыклар дуслыгы бәйрәме, алай гына да түгел, гаилә бәйрәме ул. Кымыз җитештерү ата-бабаларыбыздан килгән изге һөнәр. Бәйрәм милли, гаилә кыйммәтләрен күтәрә, данлый. Кымыз эчсәгез, сәламәт булырсыз, чирләр сезне урап узар», — диде Рушан Нәбиуллин.

Борынгыдан килгән аударыш көрәшендә катнашырга Башкортстанның Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак һәм Авыргазы районнарыннан җыелма команда килгән иде.

«Былтыр бирегә Авыргазы районы спортчылары гына килгән иде. Аларга да бу чара ифрат ошаган. Бәйрәм бик нык ошый, бу безнең борыңгы уртак традицияләребезне торгызу фестивале. Татарстан халкы белән дус, тату көн күрәбез, кунакларга шулай йөрешәбез», — диде команда вәкилләре.

Чакмагыш районының Митрә-Әюп авылыннан Резидә һәм Мөнәвир Каюмовлар гаиләсе — озак еллар умартачылык белән шөгыльләнә. Алар да фестивальдә үзләренең шәхси хуҗалыгындв җитештергән товарларын тәкъдим итте.

«Үткән ел да катнашкан идек, бик ошады. Без умартачылык продукцияләрен алып килдек. Халыкта ихтыяҗ бар, сату-алу эшләре гөрләп тора. Илләребез тыныч булсын иде, махсус хәрби операция тәмамланып улларыбыз, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып бу чараларны бергәләп бәйрәм итүләр насыйп булсын», — дип сөйләде Резидә Каюмова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фестиваль кысаларында шулай ук төрле сәүдә нокталары, мастер-класслар эшләде. «Тәңкә җыю» ярышы, ат чабышы һәм күңелле халык уеннары үтте.

Читайте на 123ru.net