Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы балаларны «Йолдызлык» этнолагерена чакыра

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак муниципаль районы хакимиятенең Мәгариф идарәсе белән балаларны «Йолдызлык» милли лагерена чакыра. Этномәдәни смена 26 июльдән 8 августка кадәр эшли. Ул татар халкының гореф-гадәтләренә багышлана. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Смена программасында тарих, тел, вокал, халык биюләре, гамәли сәнгать һ.б. дәресләр була. Смена мавыктыргыч уеннар, конкурс һәм нигезен татар халкының милли үзенчәлеге тәшкил иткән башка күп кенә чаралар белән баетылган. Смена Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Чибәркүл күле ярында Г.И.Баймурзин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда оештырыла, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net