Бөтендөнья татар конгрессы «Оста куллар» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бөтендөнья татар конгрессы «Оста куллар» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген, 3 июль, Бөтендөнья татар конгрессында «Оста куллар – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында «Оста куллар» бәйгесен уздырды.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Быел эшләрне Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләрендә, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарында яшәүче милләттәшләребез юллады.

Чарада җиңүчеләрнең кул эшләре тәкъдим ителде. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һәм Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина җырларын бүләк итте.

Читайте на 123ru.net