Дәүләт Думасында тыңлауларда Бердәм дәүләт имтиханы хакында фикер алышачаклар

4 июльдә Дәүләт Думасында, кызыксынган барлык якларны чакырып, Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләсе буенча зур тыңлаулар узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Федераль Җыенның түбән палатасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

«Тыңлауларда Мәгариф, Фән һәм югары белем министрлыклары, Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре, депутатлар һ.б. катнаша. Алар Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы белән алга таба нишләргә кирәклеге хакында фикер алышачак. Әлеге җитди сөйләшү нигезендә бу мәсьәлә буенча гамәлләр алгоритмы әзерләнәчәк», - дип искәртте парламентарий.

Июнь башында Дәүләт Думасына Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты тапшырылган иде. ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракцияләре депутатлары шундый тәкъдим кертте. Кичә билгеле булганча, Дәүләт Думасы закон проектын инде көзен үк карарга мөмкин.

Читайте на 123ru.net