Уразов кулга алынганнан соң, WorldSkills Russia гендиректоры вазифаларын Абдуллин башкара

Һөнәрләр һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы, яки WorldSkills Russia генераль директор Роберт Уразов һәм агентлык аппараты җитәкчесе Данир Мөхәммәтҗанов кулга алынганнан соң эшен дәвам итәчәк. Коммерцияле булмаган автономияле оешманың административ директоры урынбасары Айдар Абдуллин генераль директор вазифаларын башкарачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Агентлыкта көзге һөнәри ярышларга - XI Хайтек чемпионатына һәм IV Рационализация һәм җитештерүчәнлек кубогына әзерләнүләрен билгеләп үттеләр. Шулай ук башка юнәлешләр буенча да эш тукталмый.

Искәртеп узабыз, 20 июньдә Уразов һәм Мөхәммәтҗановның тоткарлануы билгеле булды. РБК хәбәр иткәнчә, алар икесе дә аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелә.

WorldSkills Russia агентлыгының рәсми сайтында Абдуллинның әлеге вазифага билгеләнүе турындагы мәгълүматны раслап булмады – ул техник хезмәт күрсәтүгә ябылган, дип яза «Татар-информ».

Читайте на 123ru.net