Апаслылар шефлык ярдәме һәм гуманитар миссия белән махсус операция зонасына килгән

Татарстанның Апас районы делегациясе муниципалитет җитәкчесе Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә хәрбиләргә якыннарыннан посылкалар тапшыру өчен махсус хәрби операция зонасына килгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Моннан тыш, Рубежный шәһәре халкы соравы буенча, Апас делегациясе төзелеш материаллары алып барган. Татарстан шефлыгы астындагы шәһәрләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча кураторлык итү эшенә күптән түгел керешкән Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин сәфәрдә делегацияне озата йөргән.

«Барлык район халкы, оешмалар, мәктәп, мәчет, авыл җирлекләре һәм иганәчеләргә ярдәм өчен зур рәхмәт. Хәрбиләр өчен барлыгы 75 посылка формалаштырылды һәм китерелде. Дүрт квадрокоптер сатып алынды һәм алып килеп бирелде. Гуманитар йөк составында «КамАЗ» өчен тәгәрмәчләр, су савытлары, сигез тонна ОСБ-панельләр, шифер, рубероид һәм башка күп нәрсәләр бар», - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров.

Сәфәр кысаларында Апас районы делегациясе шулай ук якташы – Багыш авылыннан генерал-майор Рамил Ибәтуллин белән очрашкан. Алар кирәкле ярдәм чаралары һәм булачак миссияләр турында сөйләшкән. Махсус хәрби операция катнашучылары апаслыларга рәхмәт сүзләре белдереп, видеоязма төшереп җибәргән һәм җиңү белән әйләнеп кайтырга вәгъдә иткән.

Читайте на 123ru.net