Рөстәм Миңнеханов гаилә көнен бәйрәм итүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

Рөстәм Миңнеханов гаилә көнен бәйрәм итүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә муниципалитет җитәкчеләренә якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелүен искәртте. «Бүген бу бәйрәм аеруча актуаль. <...> Безнең Президент Владимир Владимирович Путин: «Гаилә — ул дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе генә түгел, гаилә — рухи күренеш, әхлак нигезе», — диде ТР Рәисе.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, нәкъ менә гаилә даирәсендә Ватанга, мәдәнияткә, телгә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләнә. «Бу – демография, патриотизм мәсьәләләре. Гаилә – безнең дәүләтнең төп нигезе», - дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук гаилә көне уңаеннан чаралар оештырганда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә киңәш итте.

Читайте на 123ru.net