Олег Коробченко Татарстаның Свердловск өлкәсендәге вәкиллегенең яңартылган бинасын карады

Олег Коробченко Татарстаның Свердловск өлкәсендәге вәкиллегенең яңартылган бинасын карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең реставрация ясалган бинасын күрсәттеләр. Бу хакта «Татар-информ» журналисты хәбәр итә.

Даими вәкиллек сәүдәгәр Агафуровлар йортында урнашкан. Әлеге йортта экскурсияне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов уздырган.

Бинада ремонт быел төгәлләнде, аны төзекләндерү-реставрация эшләре тәмамлангач, гыйнвар ахырында тантаналы рәвештә ачтылар. Сәүдәгәр Агафуровлар йорты – Свердловск өлкәсе милке булып санала, тик бинаны яңарту һәм реставрацияләү Татарстан ярдәме белән башкарылган. Бинаны төзекләндергән өчен, республикага аны 49 ел дәвамында түләүсез куллануга тапшырганнар.

Экскурсиядән соң Олег Коробченко Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенә республика иминлеге өчен уңышлы эшләүләрен теләде.

Читайте на 123ru.net