Башкортстанның Туймазы районында «Галия» мәчете ачылды

Башкортстанның Туймазы районында «Галия» мәчете ачылды

Башкортстанның Туймазы районы Каран-Бишенде авылында «Галия» мәчете ачылды. Бу турыда Башкортстан татарлары конгрессы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Беренче мәчет монда XIX гасырда ук салына, әмма атеизм чорында, кызганычка каршы, ул җимереп ташлана. Хәйрияче Гилаевлар гаиләсе ярдәме һәм иганәчеләр тырышлыгы белән матур һәм иркен мөселман гыйбадәтханәсе кабат тергезелә», диелә хәбәрдә.

«Галия» мәчетен ачу тантанасында Россия мөселманнарының Үзәк Дини идарәсе рәисе, Югары мөфти, шәйх-ул-Ислам Тәлгать Сафа Таҗеддин; Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Радик Вәлиев; Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахуны Рим Шәяхмәтов; Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов; Октябрьский шәһәре, Бишбүләк һәм Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан Сибгатуллин; Бәләбәй һәм Бүздәк районнары имам-ахуны Гали Мөхәммәдуллин; Ярмәкәй районы имам-мөхтәсибе Фидан Тимербаев катнашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net