Удмуртиядә яшәүче Алсу Галиуллина турында: Язмыш ничек кенә сынамасын, андыйлар сынмый

Удмуртиядә яшәүче Алсу Галиуллина турында: Язмыш ничек кенә сынамасын, андыйлар сынмый

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Иң зур терәгем – гаилә» дигән язмасы чыкты.

Кайчагында кешенең никадәрле көчле була алуына исең-акылың китәрлек. Язмыш ничек кенә сынамасын, андыйлар сынмый-сыгылмый. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, алга таба барырга үзләрендә көч табалар. Язмам герое Алсу Галиуллина быел «Миссис Удмуртия» һәм «Мисс һәм миссис ПФО» матурлык конкурсында катнашып, «Миссис инклюзив ПФО - 2024» һәм «Миссис Шарм ПФО - 2024» исемнәренә лаек булган.

Беренче карашка, һәрдаим уздырыла торган конкурс дип уйлар кайберәүләр. Тик Алсуга бу җиңүләр җайлы гына бирелмәгән. Ул 21 яшендә юл фаҗигасенә юлыгып, инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр була.

Алсу – Ижау кызы. 17нче мәктәпне тә­мамлап, юрист һөнәрен үзләштерергә югары уку йортына керә. «Кызганыч, милли сыйныфта белем ала алмадым», – ди. 21 яшь – яшьлекнең иң гөрләп торган, үз тормышыңны төзи торган чоры. Нәкъ шул вакытта Алсуның тормышы икегә бүленә. Юл фаҗигасенә юлыгып, умыртка сөяген сындыра. Нәтиҗәдә яп-яшь кыз инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр була.

«Мин фаҗигагә кадәрге тормышымны инде хәтерләмим дә кебек. Барысын да яңадан башларга туры килде. Мондый вакытта ике генә юл бар: я син ныклап тормышның якасына ябышып яшәргә тырышасың, алга таба барасың яки урын өстендә көне-төне үзеңне кызганып ятасың. Мин беренче юлны сайладым. Якыннарыма, туганнарыма зур рәхмәт. Алар миңа ныклы терәк булдылар.

Аллаһы Тәгаләгә булган ышануым да нык ярдәм итте. Әниемне мәчеттәге дини укуларга йөри башларга үгетләдем. Хәзер ул 5 вакыт намаз укый, Тәбәрле авылында абыс­тай. Мин дә күп догаларны өйрәндем», – дип сөйләде Алсу.

Фаҗигадән соң укуын дистанцион рәвештә тәмамларга туры килә. Хәзерге вакытта Сарапул шәһәрендә сәламәтлекләре чикле булганнарга белем бирүче махсус көллияттә хисапчы һөнәрен үзләштерә. Зур гаиләсе: әнисе, энесе, сеңлесе, ире һәм бер яшьлек кызы – Алсуның иң зур бәхете. Конкурста катнашуы да иренең теләге була.

«Мин соңгы минутка кадәр катнашыргамы, юкмы дип уйладым. Ирем: «Катнашасың», – дип кырт кистереп әйтте. Көн саен: «Язылдыңмы, шалтыраттыңмы?» – дип сорап торды. Шулай итеп мин риза булдым. Әби кызыбыз белән кала алганда, репетицияләргә бергә йөрдек. Баланы калдырырга кеше булмаганда, өчәүләп тә бара идек. Әзерлек әнә шулай, бөтен гаилә белән барды», – ди Алсу.

Иң авыры конкурска образлар табу була. «Ни киясең, синең киемең, тулы образың нинди мәгънәгә ия булачагын уйлау, ул киемнәргә килешле аксессуарлар сайлау – боларның берсе дә җиңел булмады. Ә иң куркытканы – конкурс дәвамында киемнәрне алыштырып чыгу өчен вакыт билгеләнә. Һәм син шул вакытка сыешырга тиеш. Мин боларның берсенә дә җитешмәм дип, бик борчылдым, дулкынландым. Чөнки бу сау-сәламәт кеше өчен җиңел һәм тиз тоелса, коляскада утырган кешегә мәшәкатьле һәм озак. Шуңа күрә конкурста катнашудан янә баш тартырга уйладым. Билгеләнгән вакытка сыешасы да, матур да күренәсе килә бит. Монда миңа сеңлем ярдәмгә килде. Алга китеп әйтәм, конкурс барышында ул мине берничә секунд эчендә киендерә дә куя иде.

Киемнәрне сайлауга килгәндә, без моңа бик җаваплы карадык. Мәсәлән, калфакны һәм татар милли күлмәген (мин татар кәләше ролен сайладым) Казаннан кайтардык», – дип, конкурска әзерлеге турында сөйләде Алсу. Ә әзерлек барышы, чыннан да, гади булмаган. Фотосессиягә бала белән барулар, үзең белән таныштыру өчен презентация, гаилә һәм гаиләдәге милли традицияләр турында видеоролик әзерләү – саный китсәң, күп көч, сабырлык сорый торган гаять зур эш башкарып чыга Алсу.

«Минем өчен иң авыры хатын-кызның тормыштагы роле, аның һәрвакыт ниндидер эзләнүдә булуы турындагы конференциядә катнашу иде. Мин фаҗигадән соң да тормышның тукталмавы, яшәү өчен һәр­вакыт көрәшергә ки­рәклеген аңлатырга, сөйләргә тырыштым. Хатын-кызның һәр­чак үзенең һәм гаиләсенең, ба­ла­­­ларының килә­чәге турында уйлавына басым ясадым. Бу чыгышымда үз хисләремне яшерә алмадым. Ә башка кызларның док­ладларын тыңлап, аларның тормышта ирешкән уңышларына чын күңелдән сөенеп, алар белән горурланып утырдым. Бу конференциядән соң без барыбыз да берләштек, дуслаштык. Шул вакытта мин башка кызларның да, жюри әгъзаларының да теләктәшлеген сиздем», – дип хатирәләрен яңартты Алсу.

Конкурсны оештыручыларга аерым рәхмәтләрен дә җиткерде. «Без матурлык патшабикәләре дә түгел, матурлык конкурсларында таләп ителгән кагыйдәләргә дә туры килмибез. Ләкин оеш­тыручылар безгә катнашырга, үз сәләтләребезне күрсәтә алырга мөмкинлек бирәләр. Сәламәтлек ягыннан чикләүләр булса да, без үз-үзебезне кызганып ятмыйбыз, ә тормышта нәрсәгәдер булса ирешәбез.

Оештыручылар әнә шулай безне төрле яктан ача алдылар. Үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Декрет ялында утырганда күбрәк туганнар белән генә аралашасың бит. Ә бу конкурс миңа бик күп танышулар, яңа элемтәләр бирде. Минем өйдә кул кушырып ятасы килми, алга таба барырга, яңа үрләр яуларга теләгем бик зур хәзер. Хатын-кыз буларак та конкурс барышында үзем өчен бик күп көч алдым. Хатын-кызның көчле зат булуын тагын бер кат аңладым», – ди Алсу.

Конкурс барышында аңа өч тапкыр төрле киемнәрдә чыгыш ясарга туры килә. Беренчесе – татар кәләше, ягъни никах күлмәгендә, икенчесе – рәсми кием, өченчесе – кичке күлмәктән. Барлык чыгышлар да иҗади номерлар белән үрелеп бара. Конкурсның барлык таләпләрен дә үтәгәч, иң дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләр исемен атау башлана.

«Миңа таҗдан башка гына лента кигезделәр дә, башка кызларны тәбрикли башладылар. Инде: «Мине оныттылар», – дип уйлап, өйгә бернинди титулсыз гына кайтып китәрмен дип боеккан идем. Иң соңыннан гына минем исемне атап, «Мисс инклюзив» номинациясендә җи­ңүче диделәр. Башыма таҗ ки­гезделәр. Бу минем өчен кө­тел­мәгән хәл булды. Бу җиңү­емә әле дә ышанып бетә алмыйм. Күзләремнән ирек­сездән яшь акты.

Миңа ышанган гаиләмә – иремә, әнием Әлфия Габдрахмановага, сеңлем Фирданиягә, конкурсны оештыручы Ксения Балобановага чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәм», – дип, бәхетле мизгелләрен искә төшерде Алсу.

Конкурс аның тормышын тулысынча үзгәртә. Ләкин анда ниндидер «йолдызлык чире» дә, мин-минлек тә юк. Тормышта күп сынаулар аша үтеп, үз юлын һәм бәхетен тапкан гап-гади татар кызы ул. Сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куярдай Алсуны! Аның кебекләргә карап сокланасың да, гаҗәпләнәсең дә. Алга таба да үзе сайлаган кыйблага тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешүенә чын күңелдән ышанам. Уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим.

Читайте на 123ru.net