Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән авыручы 3 пациент калган

Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән ботулизмнан дәваланган өч пациентны чыгарганнар. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике пациентны тәүлек әйләнәсе табиблар карый, аларның берсе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Бер кеше профильле бүлектә дәвалана», – дип сөйләделәр хастаханәдә.

Искәртеп үтик, татарстанлылар ризык китереп бирү хезмәтеннән сатып алган салат ашап авыр чир йоктырды. Ботулизмга шикләнеп, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүчеләр 19 кешегә җитте.

Читайте на 123ru.net