Түбән Новгородта Татар мәдәнияте үзәге бинасын төзекләндерергә җыеналар

Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында узган очрашуда Түбән Новгород Татар мәдәнияте үзәге бинасы проекты һәм аны төзекләндерү эшләре турында фикер алыштылар. Бу хакта өлкә Татар автономиясенең «ВКонтакте»дагы төркемендә хәбәр итәләр.

Үзәкнең попечительләр советы вәкилләре бүгенге көнгә эшләнгән эшләр турында һәм киләчәктә бинаны төзекләндерү планнары турында сөйләде.

Очрашуда Татар автономиясе партнерлары, попечительләр советы әгъзалары, автономия активистлары катнашты.

«Хәзерге вакытта проект эшләре бара, шулай ук бинаны төзекләндерүне финанслау вариантлары турында да фикер алышалар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе Хакимиятләре, меценатлар һәм хәйриячеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Татар мәдәниятен саклауга битараф булмаган һәркемне Үзәкне булдыру эшенә кушылырга чакырабыз», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net