Казанда Һиндстан консуллыгы ачалар

Казанда һәм Екатеринбургта Һиндстан консуллыклары ачылачак. Бу хакта Мәскәүдә һинд җәмәгатьчелеге белән очрашуда илнең Премьер-министры Нарендра Моди әйтте.

«Тагын бер яхшы яңалык белән бүлешәсем килә: без Россиядә ике яңа консуллык ачабыз. Бу сәяхәтләрне һәм бизнес-хезмәттәшлекне җиңеләйтәчәк», – дип яза аның сүзләрен ТАСС агентлыгы.

Искәртеп үтик, Моди Һиндстанда парламент сайлауларыннан соң, 8 июльдә Россиягә рәсми сәфәргә килде. Кичә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

Читайте на 123ru.net