Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровлар йортын реставрацияләү өчен 125 млн сум тотылган

Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровлар йортын реставрацияләү өчен 125 млн сум тотылган

Екатеринбургта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге урнашкан сәүдәгәр Агафуровлар йортын төзекләндерү 125 миллионга төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов сөйләде.

«128 миллион бүлеп бирелгән иде, чынлыкта 125 миллион сумга чыкты [ремонт]. Бу биш ел барды, төрле этаплар булды», – дип сөйләде Хәйдәр Гыйльфанов «Татар-информ»га.

Даими вәкиллек ремонт уздыру сәбәпле, бер елга бинаны да алмаштырып торырга мәҗбүр булган. Хәйдәр Гыйльфанов сөйләгәнчә, махсус заказ буенча эшләнгән витраж тәрәзәләр генә дә 10 миллионлык булган. Аның сүзләренчә, туры килә торган пыяланы табу җиңел булмаган.

Екатеринбургта Агафуровлар гаиләсенең беренче вәкиле Хисаметдин Агафуров була. Ул 1831 елда Казан губерниясенең Лаеш өязе Кече Елга авылында туган. Екатеринбургка патша армиясенә хезмәткә килә, соңыннан аның янына хатыны һәм балалары да күченә.

Өлкән Агафуров үзенең ишле гаиләсе өчен Усольцев урамында зур йорт төзетә башлый, әмма ул аның беренче катын гына төзеп өлгерә. Ул кисәк вафат булганнан соң,1890 нчы елларда йортны аның уллары төзетеп бетерә (танылган архитектор Юлий Дютель проекты буенча).

Таш янкормада төзелгән ике катлы агач бина эклектика үрнәге булып санала. Көнчыгыш бизәкләре, агачны уеп ясауның Урал традицияләре, шулай ук классицизм алымнары бергә берләшә.

Бүген иртән Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога да әлеге йортта экскурсия уздырдылар.

Читайте на 123ru.net