Россиядәге 730 меңнән артык гаилә ана капиталының тотылмый калган акчасын алачак

Россиядә 730 меңнән артык гаиләгә ана капиталының тотылмаган өлешен 10 меңнән азрак күләмдә алу мөмкинлеге биреләчәк. Ул бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә була. Бу хакта хезмәт министры Антон Котяковка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ул кичә «Это у нас семейное» бәйгесендә җиңгән гаиләләр белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путинның ил гражданнары ихтыяҗларына бәйле кайбер йөкләмәләр бирүен искәртте.

Министр әйткәнчә, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга яки балаларны укытуга тоткан кешеләрнең 10 мең сумнан кимрәк тотылмый калган өлеше булырга мөмкин. Бу акчаны әни кешенең тупланма пенсиясенә җибәрергә мөмкин. Бу үзгәрешләр якын арада кабул ителәчәк.

«Мондый калдык акчасы булган барлык гаиләләргә Социаль фонд түләү алу мөмкинлеге турында хәбәр юллаячак. Бу хәбәрдә реквизитларны ачыклау өчен алдан тутырылган гариза да булачак», – дип аңлатты Котяков бу процедура тәртибен.

Читайте на 123ru.net