Казанда узачак БРИКС саммитына Бразилия Президенты да килә

Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва Казанда октябрь аенда узачак БРИКС саммитына килергә ниятли. АКШ ягыннан илгә басым булуга да карамастан, ул планнарын үзгәртмәде, дип хәбәр итте Бразилиянең Россиядәге илчесе Родриго де Лима Баэна Соарес.

«Минем җавабым бик гади: әйе», - дип җавап бирде дипломат ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шул хактагы сорауга.

Россия Президенты Владимир Путин июнь аенда Яңа үсеш банкы башлыгы Димла Роусефф белән очрашуда быелның көзендә Казан саммитында Бразилия лидерын көтүе хакында белдергән иде. Вакыйга 22-24 октябрьдә уза.

Читайте на 123ru.net