Татарстанлыларны боз, көчле яңгыр һәм җил хакында кисәттеләр

Якшәмбе кич, шулай ук дүшәмбе, 22 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда янә һава торышының бозылуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада урыны белән көчле яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр яварга, җил көчәергә мөмкин. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Кайбер урыннарда боз явуы көтелә, төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

Казанда яшенле яңгыр фаразлана, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәя, төнлә һәм иртән томан төшә.

Читайте на 123ru.net