Россия югары уку йортларында медицина белгечлекләрендә бюджет урыннары санын арттыралар

2025 елдан Россия югары уку йортларында медицина белгечлеген үзләштерүче студентлар өчен бюджет урыннары санын арттырачаклар. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектын формалаштыру кысаларында шундый күрсәтмә бирде.

Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, Сәламәтлек саклау министрлыгы илкүләм проектның эшләп бетерелгән версиясен киләсе ай башында тәкъдим итәргә тиеш.

Россия Фән һәм югары белем, Мәгариф министрлыкларына бюджет урыннарын ишәйтү – урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә мондый белгечлектәге студентларны кабул итү саннарын этаплап арттыру турында күрсәтмә бирелгән. Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләр белән бергә 2030 елга кадәр субъектларда медицина хезмәткәрләренә кытлыкны киметү буенча план әзерләячәк.

«Яңа илкүләм проект составында барлыгы 11 федераль проект гамәлгә ашырылачак. Шуларның дүртесе җитди чирләр – онкология, шикәр диабеты, С гепатиты һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә ярдәм итүгә багышланачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Мишустин билгеләп үткәнчә, илдә 2030 елга кадәр гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булырга тиеш. Ә 2036 елга әлеге сан 81 яшькә якынаячак.

Читайте на 123ru.net