Миңнеханов татарстанлыларның салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынды

Миңнеханов татарстанлыларның салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсенә язылучылардан эссе көннәргә алмашка килгән салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынды. Телеграм-каналында ул шул хакта язган.

Республика җитәкчесе шулай ук ял көнен ничек үткәрүен дә күрсәткән. Фотода су фонында аның алабае Акдус ята, этне Миңнехановның социаль челтәрләрендәге фотоларда еш очратырга мөмкин.

«Кызу көннәр узды. Акдуска да җиңелрәк хәзер. Ә сез эссе көннәр узганга шатмы?» - диелә хәбәрдә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген республикада янә яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәюе көтелә.

Читайте на 123ru.net