Синоптиклар эссе көннәрнең Татарстанга кайчанга кадәр әйләнеп кайтмаячагы хакында сөйләде

Алдагы декадада – 21-30 июльдә – Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу көннәрдә температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Әйтик, республика өчен бу көннәрдә – 20,3 градус, ә Казан өчен 20,9 градус норма санала.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген кич, 22 июльдә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил һәм томан көтелә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсенә Акдус кушаматлы алабаеның фотосын куйган һәм язылучыларыннан салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынган иде.

Читайте на 123ru.net