Казан - июнь аенда яңа өйләрдәге фатир бәяләре үсеше буенча мегаполислар арасында лидер

Агымдагы елның июнендә Татарстан башкаласы яңа йортлардагы фатир бәяләре үсеше буенча халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында лидер булды. bnMAP.pro платформасы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «РБК-Недвижимость» басмасы.

2024 елның июнендә Казанда беренчел базарда бер квадрат метр торакның уртача бәясе 259,6 мең сумга җиткән. Бу 2023 елның июненә караганда 37 процентка артыграк (189,5 мең сум).

bnMAP.pro аналитиклары ТР башкаласының рейтингтагы лидерлыгын шәһәрдә сафка бастырыла торган объектларның төзелеш әзерлеге арту белән аңлатты.

Яңа йортларда фатир бәяләре арту темплары буенча беренче бишлеккә шулай ук Чиләбе (бер квадрат метр 35,9 процентка кыйммәтләнеп, 129,8 мең сумга җиткән), Түбән Новгород (үсеш – 35,2 процент, 199 мең сум), Омск (үсеш – 31,3 процент, 143 мең сум) һәм Уфа (үсеш – 29,4 процент, 166,6 мең сум) шәһәрләре керде.

Читайте на 123ru.net