Мөслимнең «Туган як» агрофирмасында Кыр көне үтте

Мөслимнең «Туган як» агрофирмасында Кыр көне үтте. Бу хакта «Мөслим-информ» сайты яза.

Кыр көненең төп темасы – яхшы сыйфатлы орлыклар белән эшләү, аларның уңдырышлылыгы, әлеге бөртекләрне азык-төлек сәнәгатендә куллану, финанс чыгымнарын азрак кулланып күбрәк керем алу мөмкинлекләрен булдыру турында иде. Бүгенге көндә агрофирма фәнни институтлар белән хезмәттәшлек итә. Шул ук вакытта ул югары сортлы, яхшы сыйфатлы орлыклар үстерү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшчәнлек башлап җибәрде.

«Чаллы икмәге» компанияләр төркеме берничә предприятиене берләштерә: «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте, «Туган як – Родные края» агрофирмасы һәм «Орлыклар академиясе» җаваплылылыгы чикләнгән җәмгыяте. «Туган як» агрофирмасының төп эшчәнлеге – орлыклар, бодай, арыш үстерү. Шул ук вакытта агрофирма тулысынча «Чаллы икмәге» җәмгыятен ипи пешерә торган бөртекләр белән дә тәэмин итә. «Орлыклар академиясе» җәмгыяте – «Туган як – Родные края» агрофирмасының орлыклар үстерү һәм аларны сату буенча эшләүче кече компаниясе.

Агрофирмада узган Кыр көнендә әлеге бердәм чылбырның нәтиҗәле эшчәнлеге белән танышырга һәм бодай, карабодай, рапс культураларының яңа төрләрен күрергә мөмкин иде.

«Без бүген килгән барлык кунакларыбызга югары уңыш алу өчен киләчәккә нинди сортлар кулай булуын, аларны үзебезнең басуларда ничек тәрбияләвебез, безнең тирәлек табигатенә нинди сортлар уңайлы булуын, өченче класслы бодайны үстерү өчен нинди технологияләр һәм яңа алымнар куллануыбызны күрсәтәбез. Төп максатыбыз республикабызда гына түгел, ә башка чит төбәкләрдә дә эшләп килүче авыл хуҗалыгы формированиеләре белән элемтә урнаштыру», – дип сөйләде «Туган як» агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангиров.

«Без бүген аграрий белгечләренә техник культураларны да, бодай һәм карабодай культураларының да безнең як туфрагында ничек үстерелүе, аларны ничек тәрбияләвебез хакында сөйләдек. Безнең басуларда шулай ук үзебезнең ТатНИИ белгечләре белән дә уртак хезмәттәшлек эшләре алып барыла. Быел без алар белән яңа төр бодай сортын чыгарырга ниятлибез», – дип өстәде ул.

Читайте на 123ru.net