Джо Байден АКШ Президенты постына үз кандидатурасын төшерүе турында белдерде

Америка Кушма Штатларының 46 нчы президенты Джо Байден президентлыкка кандидатлыктан төшеп калуы турында игълан итте.

Социаль челтәрдә чыккан белдерүендә Джо Байден үз гомерендә Америка Президенты булуны «иң зур хөрмәт» дип атады. Әмма, элек ул яңадан сайлауларда катнашырга ниятләгән булса да, «аның партиясе һәм иле мәнфәгатьләрендә» отставкага китәргә кирәк дип тапкан. Хәзер, сәясәтче сүзләренчә, ул бары тик калган вакытка Президент вазифаларын башкаруга гына игътибарны юнәлтәчәк.

Элегрәк партиядәшләр (демократлар) Байденннан сайлау алды кампаниясен туктатырга таләп иткән иде. Гамәлдә булган президентка басым Дональд Трамп белән беренче дебатлардан соң (республикачылар партиясенә керә) башланды, дип яза РБК. Байденның партиядәшләре фикеренчә, гамәлдәге Америка лидеры үзен аптырашта калдырган, шулай ук еш кына буталып калган һәм фикер агышын югалткан.

Читайте на 123ru.net