Чаллыда электр самокатлары прокатка бирелмәячәк

Чаллы шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Анда Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков шәһәр мэры Наил Мәһдиевка электросамокатны прокатка бирүне тыйган өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Чаллы – Россиядә кишерингны тыйган бердәнбер шәһәр. Хәзер бу эшне эшләмәгән шәһәр җитәкчеләре зарлана. Җенне шешәдән чыгардылар да, кире кертә алмыйлар. Ә Чаллыда яр буенда электросамокатларны прокатка бирмиләр», – диде ул.

Наил Мәһдиев моңа җавап итеп: «Инфраструктура тиешенчә булдырылмыйча, рөхсәт булмаячак!» – дип кисәтте.

Читайте на 123ru.net