Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды

Балтач районының яшьләр сәясәтенә караган оешмалары – «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Форпост» оешмасы — «Сабантуй» ял паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Чарага килгән һәр бала квест-уенда, күңелле эстафетада катнашты, лазерлы мылтыктан атты.

Бәйрәм кунаклары кайнар мич коймагы һәм тәмле чәй белән сыйланды. Оештыручылар тарафыннан балаларга бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net