Татарстанда кешеләр яши торган 166 авария хәлендәге йорт исәпләнә

Татарстанда кешеләр яши торган 166 авария хәлендәге йорт исәпләнә

Бүгенге көндә Татарстанда 251 күп фатирлы йорт авария хәлендәге һәм сүтелергә яки реконструкция ясалырга тиеш дип табылган. Өстәвенә, шуларның 166сында кешеләр яши. Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелевның матбугат хезмәте шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Билгеләп үтелгәнчә, авария хәлендә дип табылган 251 күп фатирлы йортның бары тик 195ендә генә идарәче оешмалар тарафыннан профессиональ эксплуатация башкарыла. Сүз уңаеннан, Кошелевның матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада 27 шундый идарәче компания бар.

Шул ук вакытта, Россиядә авария хәлендәге һәм сүтелергә яки реконструкция ясалырга тиеш дип табылган 82 623 күп фатирлы йорт исәпләнә, шуларның 73 126сында кешеләр яши. Авария хәлендә дип табылган 73 126 күп фатирлы йортның бары тик 31 235ендә генә идарәче оешмалар тарафыннан профессиональ эксплуатация башкарыла.

Читайте на 123ru.net