Буа контрактниклары алгы сызыкка китте

Бүген Буада махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган егетләрне алгы сызыкка озаттылар. Быел Буада дистәләгән кеше Ватан сагына баскан. Бу юлы махсус хәрби операция зонасына ике ир-егет юл тотты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Хәрби комиссариат янында «Карлинский» ит йорты хезмәткәрләрен махсус операция зонасына озаттылар. Ринат өчен бу – контракт буенча беренче хезмәт. Ул ил иминлеге өчен борчылуын, шуңа күрә тыныч халыкны якларга карар кылуы хакында әйтте.

«Мин Бөек Ватан сугышы Геройларына һәрвакыт горурланып карадым. Һәм хәзер, нацизм тагын чәчәк ата башлагач, мин бабаларым өчен көрәшергә телим кебек. Аларның намусын яклыйсым, иптәшләремә ярдәм итәсем килә. Күп кенә танышларым китте, мин дә читтә калмаска булдым. Бу карарга килгәч, башта гаиләне берничә ай әзерләдем», - диде булачак хәрби.

«Карлинский» ит йорты директоры Зөлфәт Йосыпов Ватан сакчыларына рәхмәт белдерде. Ул аларның туганнары белән шәхсән аралашуын әйтте һәм хәрбиләрнең кече Ватан белән элемтәләре өзелмәвен, солдатларга һәм аларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтелүен искәртте.

«Безнең яктан һәм оешма тарафыннан 200 мең сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтелде, аларга ай саен акча түләнәчәк, азык-төлек белән дә тәэмин итәчәкбез», - дип ышандырды Зөлфәт Йосыпов.

Ир-егетләрне туганнары һәм якыннары озатып калды, өйләренә исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да кызыклырак. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә була.

Читайте на 123ru.net