19 яшьлек Минзәлә егете, янгыннан соң өен торгызу өчен, «Батыр» батальонына язылган

19 яшьлек Минзәлә егете, РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, алгы сызыкка киткән. Хәрби комиссариат янына аны озатырга әти-әнисе, туганнары һәм дуслары килде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Илья Минзәләдә туып үскән. Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган. Егет контракт имзалау турындагы карарны күптән кабул иткән. Ул Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән инде. Бер ел Абхазиянең Гудаута шәһәрендә хезмәт иткән. Илья Җиңүгә үз өлешен кертү һәм гаиләсенең матди хәлен яхшырту өчен контракт төзергә карар кылган.

«Бер ай элек безнең гаилә кыен хәлдә калды. Төнлә яшен сугып янгын чыкты, йортыбыз, ишегалды корылмалары, мунча – барысы да янып бетте. Контракт буенча хезмәт итәргә карар кылуымның бер сәбәбе – йортны торгызуда әти-әниемә ничек булса да ярдәм итү. Әнием башта каршы төшкән иде, әмма соңрак бу карар белән килеште», - дип сөйләде Илья.

Ильяның әти-әнисе уллары өчен борчылса да, аның белән горурлана. «Улыма болай дип әйттем: шундый җаваплы һәм мөһим карар кабул иткәнсең икән, намус белән хезмәт ит. Ә без аны өйдә Җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәчәкбез», - ди контрактникның әтисе Руслан.

Илья «Батыр» батальонында хезмәт итәчәк. «Улым – үз иленең патриоты. Бары тик бер нәрсә – үзен саклап йөрүен генә сорыйм. Безгә исә аны көтәргә һәм дога кылырга гына кала. Аналарның ышанычы, өмете һәм мәхәббәте безнең геройларга хәрби хезмәтнең барлык авырлыклары аша узарга һәм өйләренә исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк», - диде Ильяның әнисе Светлана.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да кызыклырак. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә була.

Читайте на 123ru.net