Удмуртиядә узган X Төбәкара татар яшьләре слетында йөздән артык кеше катнашты

Удмуртиядә узган X Төбәкара татар яшьләре слетында йөздән артык кеше катнашты

Удмуртия Республикасында узган X Төбәкара татар яшьләре слетында йөздән артык кеше катнашты. Быел алар арасында Түбән Новгород һәм Волгоградтан килгән вәкилләр дә бар, ә иң яшь катнашучыга бер ай тулып кына киткән иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар яшьләре слетының программасы Төмәннән диджей Алексей Хәлиуллин алып барган татар дискотекасы; кыр уртасында көрәш; «Газиз ана телем» интеллектуаль уены; tie dye стилендә кул эше буенча мастер-класс; иң оста аш пешерүчеләр учакта казан асып әзерләгән ризык; ачык һавада биюләр буенча мастер-класс; гитарага татарча җырлар; иң эмоциональ аукцион; таң атканчы учак янында сөйләшеп утырулар; «Ширбәтле пар» бәйгесен һ.б. чараларны үз эченә алды.

«Без, Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге әгъзалары, мондый текә проектны оештыручыларның берсе булуыбызга һәм сезнең белән бер командада эшләвебезгә шатбыз. Оештыручыларга һәм кунакчыллык күрсәткәннәре өчен Әкият йортына аерым рәхмәтебезне белдерәбез», - диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net