Депутат Марат Галиев «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Эспаньола» батальонының техник өлеш буенча командир урынбасары Марат Галиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына парламентарийның ярдәмчесе хәбәр итте.

«Марат Ибраһим улы Галиев Ватанны саклау эшенә зур өлеш керткәне, югары сугышчан әзерлекне саклау һәм оборона сәләтен тәэмин итү, шулай ук Россия дәүләтчелеген ныгытудагы уңышлары өчен Россия Федерациясенең дәүләт бүләгенә лаек булды», - диде ул.

Фото: © Марат Галиевның шәхси архивыннан

Марат Галиевкә II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы Баш разведка идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал-лейтенант Владимир Алексеев тапшырды.

Искәртеп узабыз, күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз теләге белән туган илне сакларга киткән ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевкә рәхмәт белдергән иде. Республикабыз биредә дә лидерларның берсе – Россиянең һәр төбәге дә бу җәһәттән үз парламентарийлары белән горурлана алмый, дип искәртте ТР җитәкчесе.

Читайте на 123ru.net