Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр катнашында фәнни түгәрәк өстәл узды

20 июльдә Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында «Батырлар җыены» республика милли-мәдәни спорт бәйрәме кысаларында «Ак-Идел» төркеменә кергән туган якны өйрәнүчеләр катнашында фәнни түгәрәк өстәл узды. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага Уфадан, Башкортстанның Кушнаренко, Благовар, Бүздәк, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарыннан туган якны өйрәнүчеләр җыелды. Түгәрәк өстәлне Илфир Котдусов оештырды.

ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.А.Госманов исемендәге Алты Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев татар халкы тарихының урта гасыр чоры һәм чыганаклар белән эшләү алымнары хакында лекция укыды.

Түгәрәк өстәл эшендә танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Р.Г.Кузеева исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрәфыйков та катнашты.

Читайте на 123ru.net