Павел Шмаков Бердәм дәүләт имтиханы турында: Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән

Павел Шмаков Бердәм дәүләт имтиханы турында: Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән

Дәүләт Думасының берьюлы өч фракциясе БДИны элек тапшырыла торган гадәти имтиханнар белән алыштырырга тәкъдим итте. Казанның «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков әлеге тәкъдимгә карата үз фикерен белдерде.

Минемчә, БДИ ул – чыннан да яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән. Башта аны системага керткәндә ул бөтенләй коточкыч иде. Россиядә көчле математика берләшмәсе булганлыктан, математика буенча БДИ биремнәрен яхшы дип бәялим. Башта аның биремнәре тулысынча ятлауга корылды – бик күп җиңел мәсьәлә бирелә иде, ә аннары катлаулы «С» өлеше барлыкка килде.

Гуманитар фәннәргә килгәндә, анда «ятлап, истә калдыру» кебек биремнәр тәкъдим ителә. Әгәр БДИны җиренә җиткерсәләр, ул бик яхшы әйбер үзе.

Уңай якларын әйтим: Бердәм дәүләт имтиханы укучыларга, алар кайда гына яшәсәләр дә, имтиханны тигез шартларда тапшырырга һәм илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Традицион билет имтиханнары булганда укытучыларның мәктәп укучыларына карата симпатия-антипатиясе тәэсир итәргә мөмкин, ди ул.

БДИны элек тапшырыла торган гадәти имтиханнар белән алыштыру тәкъдименә карата белгечләрен фикерләрен «Интертат» сайтында укый аласыз.

  • «Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән»: Россиядә БДИ гамәлдән чыгарылачакмы?

Читайте на 123ru.net