Үзәк сайлау комиссиясе: Депутатлыкка кандидатлар күрсәтүдә закон бозулар теркәлмәде

Татарстанда ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы төгәлләнде. Ул тыныч кына узды, шикаятьләр булмады. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлауда 427 кеше (шуларның 179ы – бердәм республика округы буенча, 248е – 50 бермандатлы округта) катнашырга теләк белдергән. Алар арасында 12 кеше үз-үзен күрсәткән, калганнары – алты сәяси партия вәкиле. Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү процедурасы дәвам итә. 22 июльгә булган мәгълүматлар буенча, аны 50 кеше – партия исемлекләре буенча, 168 кеше бермандатлы округларда узган.

«Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар теркәү чоры ачык рәвештә, барлык закон таләпләренә туры китереп үтәр дип ышанам. 6-7 августка дәүләт теле-, радиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә салу билгеләнгән. Ә инде 10 августтан республика гаммәви мәгълүмат чараларында кандидатларның сайлау алды агитациясе чоры башлана», - дип белдерде Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, 7 сентябрь – тынлык көне, 8 сентябрьдә исә иртәнге 7дә сайлау участоклары ачыла. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Аның барышында партия исемлекләре буенча – 50 һәм бермандатлы округлар буенча 50 депутат сайланачак.

Читайте на 123ru.net