Татарстанлылар Дәүләт Советына сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана ала

Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана алачак. Тиздән гаризалар кабул итү башлана, дип хәбәр иттеләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев мондый гаризаларны тапшыру вакыты һәм урыны хакында җентекләбрәк сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада яшәүчеләр 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза калдыра ала. 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр гаризалар барлык участок сайлау комиссияләрендә дә кабул ителә.

«Искәртеп үтәм, «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә бары тик Татарстан территориясендә генә тавыш бирергә мөмкин», - диде Кондратьев.

1 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикада сайлау хокукына ия 2,9 миллионнан артык кеше яши.

8 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, республика халкы җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячак. Республикада яшәүчеләр алдында партия исемлекләре буенча – 50 һәм бермандатлы округлар буенча 50 парламентарий сайлау бурычы тора. Хәзерге вакытта төбәктә кандидатлар күрсәтү этабы төгәлләнде, теркәү процедурасы дәвам итә.

Моннан тыш, бу көнне 38 район территориясендә җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак.

Читайте на 123ru.net