Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны нотариуслар аша түләтергә тәкъдим иттеләр

Бүген Дәүләт Думасына коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны нотариусның башкарма имзасы ярдәмендә түләтү турындагы закон проекты кертеләчәк. Шулай итеп, процедураны судка мөрәҗәгать итмичә генә үткәрергә телиләр, дип хәбәр итә «Известия».

Проект авторларының идеясе буенча, бурычы булган кеше Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) фатирның хуҗасы яки кулланучысы буларак күрсәтелгән очракта бурычны түләтүгә нотариусны җәлеп итәргә мөмкин. Мондый мәгълүматлар дәүләт мәгълүмат системасыннан белгечләргә тапшырылачак.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Сергей Пахомов — авторларның берсе — торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар җыюның төп сәбәбе – түләү дисциплинасы түбән булуда, сирәгрәк очракта – акча булмауда, дип билгеләп үтте.

Нотариусның башкарма имзасы проблеманы судсыз хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана басманың әңгәмәдәше. Махсус тамга бурычын кайтармаучы гражданның акча яисә мөлкәтен мәҗбүри алу хокукын бирә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2023 ел нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 1,68 триллион сумга җиткән, ә 1 апрельгә инде 1,77 триллионга кадәр арткан.

Закон проектының авторлары булып шулай ук Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы урынбасарлары Владимир Кошелев, Светлана Разворотнева һәм башка депутатлар тора.

Читайте на 123ru.net