«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең вакыты озайтылды

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә катнашу вакыты озайтылды. Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта «Мәгариф» журналы журналисты Фәния Лотфуллина хәбәр итә.

Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергәлектә оештырылган «Авыл укытучысы» бәйгесе яңа форматта үтә. Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала.

Бәйге өч этаптан торачак. Беренче этапта бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән темага иҗади эш – эссе язарга, видеопрезентация һәм дәрес эшкәртмәсе яки шөгыль, дәрестән тыш чара конспекты җибәрергә тиеш.

Икенче этапта нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш чара, балалар бакчасы өчен шөгыль барышын видеога яздырып җибәрергә кирәк булачак.

Өченче этап – ачык дәресләр ярышы.

Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очракта, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт.

Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга акчалата премияләр бирелә:

I урын – 50 мең сум;

II урын – 30 мең сум;

III урын – 20 мең сум.

Шулай ук 5 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә карала.

Ә иң яхшы 2 тәрбияче – 20 шәр мең сум алачак.

Авыл чыннан да, элек-электән җәмгыятьнең рухи умырткасы, бишеге булган. Ә аны бишек итеп, телебезнең, милләтебезнең сакчысы итеп тоту нәкъ менә авыл укытучысыннан тора. Әгәр бүген милли мәгариф системасын сакларга кирәк дип әйтәбез икән, бу мәсьәләдә без иң беренче чиратта авыл укытучыларына мөрәҗәгать итәбез.

Нәкъ шушы максатларны күздә тотып, Татарстан районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны, тәрбиячеләрне ачыклау; иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү нияте белән, «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан инде 10 елдан артык «Авыл укытучысы» конкурсы үткәрелеп килә.

Әлеге бәйгедә Татарстаннан һәм илебез төбәкләреннән, аерым алганда: Башкортстан республикасы Ульян, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь краеннан 2500 гә якын укытучы катнашкан.

Читайте на 123ru.net